8 март-көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе.Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Бу көнне без йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне иң кадерле, газиз кешеләребезгә – әниләребезгә, әбиләребезгә, апа-сеңелләребезгә, сылу кызларыбызга җиткерергә ашыгабыз, аларны сөендерәсебез, куандырасыбыз килә.
Язның беренче бәйрәме уңаеннан 6-8 март көнне Алан җирлегенә кергән мәдәният йортларында бик матур концерт-тамаша булып узды. Концерт матур хисләр һәм яхшы кәеф калдырды.
Соңгы яңарту: 2020 елның 10 марты, 14:49