9 нчы март көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Оста куллар"берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән "Хөрмәтлибез Сезне,гүзәл ханымнар"дигән бәйрәм уздырылды. Бу очрашуда бәйрәм уңаеннан матур җырлар,шигырьләр яңгырады. Хатын-кыз язмышын сурәтләгән хикәя,әсәрләр искә алынды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Ханымнар күтәренке күңел белән киләчәктә тагын берләшмәнең эшен дәвам итәрбез дип таралыштылар.
Соңгы яңарту: 2016 елның 17 марты, 13:27