Бәйрәм көне.

Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә ,күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса.

    Укытучы  хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр.Еш кына укытучыны сынчы белән чагыштыралар. Тик кеше баласы мәрмәр дә, балчык та түгел, аннан тиз генә ни теләсәң шуны әвәләү мөмкин түгел.Укытучының бурычы-кечкенә  генә шәхестә үзенчәлекле, индивидуаль сыйфатларны күрә белү,аларга иҗади якын килеп, киләчәктә шофер, галим, табиб һәм башка һөнәр ияләрен,ә иң мөһиме зур хәрефтән башланган кеше тәрбияләү.

Әлеге хакыйкать белән килешүче Баландыш төп мәктәбе укучылары, яраткан укытучылары өчен концерт куйдылар. Әлеге бәйрәмнән барыбыз да уңай тәэсирләр белән таралдык.

Соңгы яңарту: 2016 елның 10 октябре, 08:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International