Праймериз

22 июль көнне 9 сәгатьтә Алан авылы мәдәният йортында депутатлыкка кандидатлар сайлап алу буенча алдан тавыш бирү уздырылды.

Әлеге чараны “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге сәяси советы тарафыннан расланган Оештыру комитеты башкарды. Нигезләмәдә каралганча очрашуда өч субъект: тавыш бирүчеләр, депутатлыкка булачак кандидатлар һәм санау комиссиясе әгъзаләре катнашты. Очрашуны Оештыру комитеты члены, Партиянең Теләче җирле бүлеге Сәркатибе урынбасары Айрат Фатхуллин алып барды. Әлеге чараны уздыруга ул Оештыру комитеты тарафыннан җаваплы итеп билгеләнгән иде. Очрашуда тавыш бирүчеләр каршында ике кандидат та: Дамир Биккинин белән Гаяз Кашапов чыгыш ясадылар. Соңыннан яшерен тавыш бирү уздырылды. Тавыш бирү нәтиҗәләренә нигезләнеп, иң күп твыш җыйган кандидатны “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге 9 сентябрьдә булачак сайлауларга үзенең депутатлыкка кандидаты итеп күрсәтәчәк.                   Әлеге чара тулысы белән Партия Уставына нигезләнеп башкарылды.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 23 июле, 14:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International