юбилярны котладылар

Бүген, 6 август көнне Шармыш авылында яшәүче Данилина Антониданы 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Гомер бәйрәме белән Антонида Николаевнаны Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе консультанты Ләйлә  Каюмова тәбрик итеп изге теләкләрен җиткерде. Аңа чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Хәзер ул булганына куанып яши. “Кадерле” һәм сөекле илебез, җиребездә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын,- ди Антонида  әби . Ветеранга карыйсың да һәр көннең кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың

Соңгы яңарту: 2020 елның 6 августы, 15:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International