Юбиләрне котладылар

2019 елның 08 феврален дә   тыл ветераны  Гатауллина Фатима Гатаулла   кызына 90 яшь тулды.  Фатима әбине  юбилее уңаеннан район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов   кайнар тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котниковлар  юбилярны тәбрикләп, җылы, матур теләкләрен җиткерделәр.                                               Хәзер ул булганына куанып яши. “Кадерле” һәм сөекле илебез, җиребездә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын,- ди Фатима әби . Ветеранга карыйсың да һәр көннең кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың

      

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 феврале, 14:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International