Юбиләрне котладылар

3 февраль көнне, Үзәк авылында гомер кичерүче Сафиуллов Рифкать Сафиулла улы үзенең туган көнен билгеләп узды.

Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов һәм Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесенең урынбасары Шәфигуллина Гөлназ тәбрик итте. Рифкат абый  Буа районы  Казма  авылында туа. Кечкенәдән  тормышның бар авырлыгын курергә  туры килә. Хуҗалыкта  бер эштән дә калмый.Хәзер Рифкат абый кызының гаиләсендә оныклар рәхәтенә төренеп  яши.

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 феврале, 14:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International