Юбилярны котладылар

 2016 елның  2 октябрендә  – Алан   авылында яшәүче   тыл ветераны  - Камалиева Факихә Камали    кызына   90 яшь  тулды.  Бәйрәме  уңаеннан юбилярны  котларга   Алан авыл җирлеге башлыгы   Ә.Г.Хаҗиев һәм халыкны соөиалҗ яклау үзәге  вәкиле Г.Н.Шафигуллина   килделәр һәм аңа  истәлекле  бүләкләр тапшырдылар.

    Факихә апа  лаеклы  ялга  чыкканчы туган колхозында төрле эштә  хезмәт иткән. Ул  бүгенге көндә туганнары  тәрбиясендә Алан авылында гомер кичерә.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 4 октябре, 08:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International