Карар № 65 23.11.2022 Теләче муниципаль район Башлыгының 2010 елның 31 мартындагы 30 номерлы «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» карарына үзгәрешләр кертү турында

Теләче муниципаль район Башлыгының 2010 елның 31 мартындагы           30 номерлы «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында»  карарына үзгәрешләр кертү турында

 

"Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында" Федераль законга һәм "Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында" Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2022 елның 14 июлендәге 270-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә карар бирәм:

1.Теләче муниципаль район Башлыгының 2010 елның 31 мартындагы 30 номерлы «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында»  карарына  түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 1 пунктның икенче абзацында «Интернет челтәрендә» сүзләрен «рәсми сайтта» сүзләренә алмаштырырга;

2) 2 пунктта «Интернет челтәрендә» сүзләрен «рәсми сайтта» сүзләренә алмаштырырга;

күрсәтелгән карар белән расланган Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат исемлегенә:

а) исемендә «Интернет челтәрендә» сүзләрен «рәсми сайтта» сүзләренә алмаштырырга;

б) 44 пунктта «Интернет челтәрендә» сүзләрен «рәсми сайтта» сүзләренә алмаштырырга;

күрсәтелгән карар белән расланган Җирле үзидарә органының рәсми порталыннан файдалануны тәэмин итүнең технологик, программа һәм лингвистик чараларына карата таләпләргә:

а) исемдә «җирле үзидарә органы» сүзләреннән соң «һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар» сүзләрен өстәргә;

б) 1 пунктта «җирле үзидарә органы» сүзләреннән соң «һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар» сүзләрен өстәргә.

2. Әлеге карарны гамәлдәге законнар нигезендә бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар 2022 елның 1 декабреннән үз көченә керә.

 

                                                                                               

Н.Н. Хаҗипов

pdf
Скачать текст
PDF, 785.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International