Карар № 37 07.06.2022 Теләче муниципаль районы Башлыгының «Муниципаль хезмәт стажын билгеләү комиссиясе турында Нигезләмәне раслау хакында» 2019 елның 17 маендагы 22 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

Теләче муниципаль районы Башлыгының «Муниципаль хезмәт стажын билгеләү комиссиясе турында Нигезләмәне раслау хакында» 2019 елның 17 маендагы 22 номерлы  карарына үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесенең 2021 елның 20 ноябрендәге 02-11079 номерлы хатын карап,

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Теләче муниципаль районы Башлыгының 2019 елның 17 маендагы 22 номерлы  карары (16.11.2020 № 22 карар редакциясендә) белән расланган Теләче муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең муниципаль хезмәт стажын билгеләү комиссиясе турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1.  Нигезләмәнең 1.2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.2. Комиссия бердәм булып тора һәм Теләче муниципаль районы, Теләче муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының барлык муниципаль хезмәткәрләре өчен муниципаль хезмәт стажын билгеләү мәсьәләләрен карый, алар белән Теләче муниципаль районы белән авыл җирлеге арасында кадрлар эше буенча аерым функцияләр тапшыру турында килешү төзелгән.».

1.2.  Нигезләмәнең 2.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.1. Комиссиянең төп бурычы - Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарының, Теләче муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре (алга таба - муниципаль хезмәткәрләр) муниципаль хезмәт стажын исәпләү мәсьәләләре буенча гамәлдәге законнарны үтәүне тәэмин итү.».

1.3.  Нигезләмәнең 4.17 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4.17. Беркетмәгә комиссия секретаре имза сала һәм комиссия рәисе яисә аны алмаштыручы зат тарафыннан раслана.».

2. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Теләче муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе И.В. Мөбиновка йөкләргә.

 

 

Н.Н. Хаҗипов

pdf
Скачать текст
PDF, 884.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International