Соңгы кыңгырау

23 май көнне  Баландыш  төп  мәктәбендә  “Соңгы кыңгырау”  бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның беренче укытучылары, фән укытучылары чакырулы иде. Бәйрәм укучылар, класс җитәкчеләре, әти-әниләр сүзе белән үрелеп алып барылды. Рәхмәт сүзләре, теләкләр чын күңелдән әйтелде. Укучылар тарфыннан да укытучыларга, килгән кунакларга рәхмәт сүзләре белән истәлекле бүләкләр   тапшырылды. Чыгарылыш класс укучыларына ак юллар, бирәчәк имтиханнарында уңышлар теләнде.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International