Соңгы кыңгырау.

      25 нче май көнне, Иске Җөри урта  мәктәбендә “Соңгы кынгырау” бәйрәме үтте.  Бәйрәм белән чыгарылыш сыйныф укучыларын : 1 сыйныф укучылары, әти-әниләр, авыл җирлеге башлыгы Раил Рамилевич, ветераннар советы рәисе Ильгиз Галиуллович, мәктәп директоры Салават Сатлыкович,  “Родник” Дәүләт бюджет учреждениесе халыкка хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мортазин Нияз Гәбделәхәт улы  һәм яраткан укытучылары котлады. Күзләрне дымландырган бу бәйрәмдә күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.    Бу көн әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның үзләренең бәгырь җимешләрен олы тормыш юлына озаталар. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез! Аларга яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын. 
    Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Соңгы яңарту: 2019 елның 27 мае, 09:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International