Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары фән бәйгеләрендә һәр ел саен зур җиңүләр яулый. Уңай нәтиҗәләрнең башы мәктәп туры олимпиадаларына җитди караудан башлана. Бүгенге көндә 3 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Н. һәм 5 нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Т. башкалабыз Казанда Олимпиада үзәгендә узачак “Татарча хатасыз” дип исемләнгән бәйгегә барырга җыена. Ә калган фәнсөярләр мәктәп туры бәйгеләренә әзерләнә.
Соңгы яңарту: 2017 елның 20 сентябре, 08:38