Казанның «Корстон» күңел ачу үзәгендә, Республика көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика активы катнашында тантаналы җыелыш булып үтте. Анда районыбызның Алан, Югары Кибәхуҗа авыл җирлекләренә «Нива» автомобильләре тапшырылды. Машиналар әлеге авыл җирлекләренә муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән традицион смотр-конкурс күрсәткечләре нигезендә тапшырылды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:45