Олы Мәтәскә авыл җирлеге Советының өченче чакырылыш беренче утырышы.

2015 елның 17 сентябре  көнне олы Мәтәскә авыл җирлеге Советының   өченче чакырылыш  беренче утырышы булып үтте. Утырышны  сайлау комиссиясе рәисе Гайбадуллин Ильсур  Бакиевич  ачып җибәрде. Утырышта  Теләче муниципаль  районы башкарма комитетының  социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары   Шайдуллин Альфред Рашит  улы катнашты .

 Көн тәртибендә түбәндәге  мәсьәләләр каралды:

1.      Олы Мәтәскә авыл җирлеге  башлыгын сайлау;

2.      Теләче муниципаль  район Советына  Олы Мәтәскә  авыл җирлегеннән вәкил сайлау турында.

Авыл җирлеге уставы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы итеп Валиуллин Минеәхмәт Абдулла улы сайланды.

Икенче көн тәртибе буенча Теләче муниципаль район Советының  Олы Мәтәскә  авыл җирлегеннән вәкил  итеп Сөнгатуллин  Рамил Миннехан улы сайланды.   

   


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International