2019 елның 8 феврале көнне, Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Миннегали Ногманов истәлегенә 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр арасында татарча көрәш бәйгесе булып узды. Әлеге ярыш 25 тапкыр оештырыла. Ачылу тантанасында Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә 1 минутлык тынлык игълан ителде. Әлеге ярышта Иске Җөри урта мәктәбе укучылары да актив катнашты.
Соңгы яңарту: 2019 елның 11 феврале, 09:32