Капиталь ремонттан соң Үзәк урта гомумибелем бирү мәктәбенең ачылуы

     Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Садыкова Разия Габделәхәт кызы һәм Садриев Камил Гайнетдин улы, Теләче муниципаль район җитәкчесе Зарипов Илдус Фатыйх улы һәм башка кунаклар катнашты

 Илдус Фатыйх улы үзенең чыгышында 1 сентябрьдә яңа һәм капиталь ремонт үткәрелгән мәктәпләрнең ачылуын изге традицияне дәвам итү дип бәяләде. Капиталь ремонт программасына кертелеп яңартылган мәктәп  укучылар, ата-аналар, педагоглар исеменнән Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов адресына рәхмәтләрен җиткерде

 Бәйрәмдә мәктәп директоры Гарипов Рустям Хәмит  улы “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясендә актив катнашкан иганәчеләребез, төзүчеләребез һәм спонсорларыбызга чиксез рәхмәтен җиткерде. Кыңгыраулар чыңы астында укучылар белем алырга юнәлделәр. Белем йортында кунаклар төзекләндерелгән кабинетлар һәм ашханә буйлап экскурсиядә йөрделәр. Мәктәп танымаслык булып үзгәрде. Капиталь ремонт кысаларында мәктәпнең түбәсе, ишекләре, тәрәзәләре алмаштырылды. Электр, җылылык системасы яңартылды, су һәм канализация үткәрелде.


 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International