Хоккей сезонын ачу тантанасы.

21февраль  көнне Олы Тиләҗе  авылы хоккей мәйданчыгында  хоккей сезонын ачу тантанасы булды. Бу бәйрәмне авыл халкы, бигрәктә авыл яшьләре түземсезлек белән көтеп алдылар .   Ярышта Тиләҗе 1, Тиләҗе 2, Шәдке, Алан  һәм Иске Җөри командалары катнашты. Уенчыларны   Муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин А. Г. , ДЮСШ директоры  Гиниятуллин Д.С. һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы  Мараков Р.Р.тәбрикләде. Бәйрәмдә катнашучыларны, килгән кунакларны һәм  авыл халкын  кайнар чәй һәм плов белән сыйладылар Нәтиҗәләргә килгәндә: Шәдке командасы-1 урында, Тиләҗе 1 командасы-2 урында, Иске Җөри командасы -3 урында ,  Тиләҗе 2 Һәм Алан командалары 4-5 урыннарны бүлеште. Ярыш ахырында командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 25 феврале, 13:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International