Үзәк бистәсендә халык җыены булып узды.

9 февраль көнне Үзәк бистәсендә халык  җыены булып узды. Халык авыл җыенына район башлыгы Зарипов И.Ф., дәүләт Советы депутаты Садыкова Р.Г. һәм район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да килгән иде.

Халык җыенында 2014 елның эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясалды, авыл җирлеге башлыгы Котников В.Н. чыгыш ясады..Үзләренең  эш нәтиҗәләре белән мәктәп директоры  Давлетшин Н.М, балалар бакчасы җитәкчесе  Жангалеева В.И., ФАП  мөдиреШигаева С.С., Үзәк авыл мәдәният директоры Валиуллин И.К.,  полициянең участок уполномоченные Газизов Р.И. таныштырдылар. Район башлыгы  И.Ф.Зарипов  уз чыгышында  авыл җирлегенең  эшчәнлеген уңай яктан бәяләп китте. Халык җыены барлык халык өчен бик файдалы узды.


 

 

 




Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International