Үзәк бистәсендә авыл җыены булып узды

28 январь көнне Үзәк бистәсендә авыл  җыены булып узды. Авыл җыенына район башлыгы Зарипов И.Ф., район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да килгән иде.

Авыл җыенында 2015 елның эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясалды, авыл җирлеге башлыгы Котников В.Н. чыгыш ясады. Үзләренең  эш нәтиҗәләре белән мәктәп директоры  Николаев А.В., балалар бакчасы җитәкчесе  Жангалеева В.И., ФАП  мөдире Шигаева С.С., Шармаш  авыл клубы директоры Тарасова Е.И.,  полициянең участок уполномоченные Каюмов С.Т. таныштырдылар. Район башлыгы  И.Ф.Зарипов  уз чыгышында  авыл җирлегенең  эшчәнлеген уңай яктан бәяләп китте. Авыл җыены барлык халык өчен бик файдалы узды.
  

Соңгы яңарту: 2016 елның 1 феврале, 10:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International