Ветераннар Советының отчет - сайлау җыелышы.

13 апрель көнне мәдәният йортында Олы Мәтәскә авылы Ветераннар Советының отчет сайлау җыелышы узды. Җыелышта Теләче районы Ветераннар советы председателе Газизов М.М., Теләче районы башлыгы урынбасары Фатхуллин А.Г., Теләче районы пенсия фонды җитәкчесе Мухтасимов М.М. лар катнашты. Җыелышта Ветераннар советының эшләгән отчет ясалды эшенә, яңа совет төзелде һәмТеләче районы ветераннар конференциясенә делегатлар сайланды. Ветераннар советы рәисе Нигматзянова Энвар Назиповна тырыш хезмәте өчен Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җыелыш концерт белән тәмамланды. Концерт тамашачылар күңеленә хуш килде.


   

Соңгы яңарту: 2016 елның 18 апреле, 10:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International