“Әфган сугышы хатирәләре” дигән очрашу булды

   Әфганистан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә “Әфган сугышы хатирәләре” дигән очрашу булды.  Кичәдә Теләче районы Әфганчылар Советы җитәкчесе  Галимзянов А.М., ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Р.Р., хәрби хезмәтен Әфганистан җирендә узган авылдашыбыз Кадиров Р.Ә., авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г., солдат әниләре һәм укучылар  катнашты. Очрашу вакытында Әфган сугышы хатирәләре искә алынды, укучыларга, яшь буынга  сугышта катнашучыларның кыюлыгы, батырлыгы үрнәк итеп куелды. Әфганчыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм кичә чәй табыны артында дәвам итте.



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International