Очраштыра, күрештерә, дуслаштыра Аулак өй.

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия өлкәннәр көне уңаеннанОчраштыра, күрештерә, дуслаштыра Аулак өйдип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды. Бу бәйрәм өлкәннәребезне хөрмәтләү, яшьләргә борынгы йолаларны аңлату максатыннан кич утыру күренеше итеп үткәрелде.

Картлык һәркемгә килә. Гомер көзенә якынайган саен сезнең дә ярдәмгә мохтаҗлыгыгыз арта. Акыллы киңәшләрегез, сабырлыгыгыз, олы җанлылыгыгыз белән яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешегезне кертәсез.

Барыгызны да Халыкара Өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, нык сәламәтлек телим. Картлык көннәрегезне балаларыгызның һәм оныкларыгызның сезнең турында тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.

     

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International