Балалар өчен яңа ел лотереялары.

5 гыйнвар көнне Айдар авыл мәдәният йортында балалар өчен  лотерея уеннары оештырылды. Чыршы тирәли җырлап, биеп алгач бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килде, тәмле күчтәнәч-бүләкләр өләштеләр. Яңа ел лотереясы шунысы белән күңелле – бу көнне бөтен билетлар да отышлы.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 10 гыйнвары, 08:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International