26 декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 6-11 нче сыйныф укучылары арасында «80 нче еллард кунакта» исемендә Яңа ел тамашасы үткәрелде. Бәйрәм кичәсе мәктәп директорыСөнгатуллин М.М. котлавы белән башланып китте. Марат Мухаррамович укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, кунакларны узган ел эшнәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе 2020 елда сәламәтлек, бәхет-шатлык, зур унышлар теләде. Уку елының беренче ярты еллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында җиңүче, призер булганукучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел тамашасы үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары белән һәркемнең исендә калды.Һә рсыйныф укучысының актив катнашуы да сөендерде. Бәйрәм бик күңелле үтте!
Соңгы яңарту: 2019 елның 28 декабре, 09:31