Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Чын мирас” журналы һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган “Туган ягым-яшел бишек” тәбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Конференциядә Арча, Кукмара, Теләче районнарыннан барлыгы 53 укытучы һәм Ләбиб Лерон - шагыйрь, язучы, "Чын мирас" журналының баш редакторы, Ленар Гобәйдуллин,-тарихчы, "Чын мирас" журналының бүлек мөхәррире, Данил Салихов - "Чын мирас" журналының баш мөхәррир урынбасары, драматург, Алия Мөбәрәкшинә- журналның әдәби бүлек мөдире катнаштылар.
Конференция үз эшен "Төбәк тарихы", "Шәхесләребез-туган як горурлыгы", "Сәнгать", "Әдәбият дәресләрендә-туган төбәк" секцияләрендә алып барылды.
Чараның икенче өлешендә килгән кунаклар Олы Мәтәскә мәдәният йортында урнашкан язучы якташыбыз Фатих Хөсни музеенда булдылар, күренекле якташыбыз - хирург, музыкант, язучы Ибраһимов А.Н. белән очраштылар.
Конференциядә җиңү яулаган педагогларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Соңгы яңарту: 2014 елның 28 апреле, 14:22