Үзәк авыл җирлеге 2015 елда Теләче муниципаль районы территориясендә хәрби исәпкә алуны иң яхшы оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча республикакүләм бәйгедә беренче урын алган иде. Шул уңайдан 11 март көнне безнең авыл җирлегендә Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин булып китте. Безнең авыл җирлеге Россиякүләм бәйгедә республикабызның данын яклачак.
Соңгы яңарту: 2016 елның 17 марты, 09:20