“Дөнья яме - Әнкәй, хатын-кыз” дигән әдәби-музыкаль кичә

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. 8 март бәйрәме барлык бәйрәмнәрнең дә иң күңеллесе һәм иң ягымлысы. Мөләем хатын-кызлардан башка дөньяның матурлыгын тою авыр кебек, бары алар белән генә үзеңне бәхетле тоясың, яшәргә көч һәм дәрт аласың. Хатын- кызларыбыз бәйрәмнәрдә генә түгел һәрдаим игътибар үзәгендә торсыннар иде. Әлеге бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Дөнья яме - Әнкәй, хатын-кыз” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Бәйрәмдә бары туташларга һәм барлык хатын-кызларга багышланган җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Үзешчәннәребез үзләренең матур чыгышлары белән барлык хатын-кызларны сөендерде. 

Соңгы яңарту: 2019 елның 11 марты, 08:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International