Реконструкциядән соң музей ачу

       2016 елның 5 мартында Алан урта мәктәбе базасында реконструкциядән соң “Туган якны өйрәнү” музее үзенең ишекләрен яңадан ачып җибәрде. Музейда җирлегебезнең  үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган бик күп тарихи экспонатлар куелган. Музей шәхси  эшмәкәр, шушы мәктәпне  тәмамлаган Һадиуллин Хәким Кәниф улының матди  ярдәме белән яңадан торгызылды. Бу изге эше өчен һәм бик күп башка ярдәмнәре өчен  Теләче районы башлыгы, Алан авыл җирлеге башлыгы тарафыннан аңа рәхмәт хатлары тапшырылды. Музейны ачуда  Теләче районы Ветераннар Советы председателе Газизов М.М., социаль мәсьәләләр буенча Теләче районы башлыгы урынбасары Шайдуллин А.Р., Теләче мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., Алан авыл җирлеге башлыгы Хазиев Ә.Г.,  һәм бик күп кунаклар, укытучылар, укучылар катнашты.

   

 

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 9 марты, 15:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International