“Моңнар кайтсын авылга”

28 сентябрь  көнне Теләче  районы  Сөләйман  Йосыпов  исемендәге Алан авылы мәдәният йортында   Алан  авылы җирле хакимиятенең  1 сентябрь  2014 ел  9 нчы номерлы карары нигезендә татар җырын һәвәскәр  башкаручыларның “Моңнар кайтсын  авылга”  ачык иҗат фестивале старт алды. Иҗат фестивале 2014- 2015 елларда  3 этапта узачак һәм Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыповның тууына 90 ел тулуга багышлана.

Фестивалнең бурычлары һәм  максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-татар җырын башкаручылар арасында талантларны табу, булганнарны барлау, аларның иҗади үсешләренә уңай  шартлар  тудыру;

-халык арасында, бигрәк тә яшь  буында, татар  музыка һәм  җыр  сәнгатенә  мәхәббәт тәрбияләү;

- татар  җыры, татар музыкасы аша рухи,  эстетик, патриотик тәрбия бирү һәм мәдәният  учакларында иҗат берләшмәләрендә катнашучыларның санын арттыру, яңа иҗат төркемнәре оешуга этәргеч ясау.

 “Моңнар кайтсын авылгы” татар җыр фестиваленең беренче мәдәни чарасысында 19 һәвәскәр җырчы, 2 гармунчы-баянчы, 200 гә якын  тамашачы катнашты.

Фестиваль чаралары 28 сентябрь  көнне  Алан авылы зиратында  Сөләйман Йосыповның һәм аның хатыны Рәйсә Йосыпованың каберләрен зиярат кылу белән башланып китте.

Җыр бәйрәме – фестивальдә Татарстан Татар Конгрессы фонды директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрия Фәйзелхак  кызы Зиннәтова,  Татарстан “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Халкым минем “ тапшыруы авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Илгиз кызы Садретдиновалар катнашты.

 “Моңнар кайтсын авылгы” татар җырын  һәвәскәр башкаручылар фестиваленең  спонсорлары- Даутов  Фәрит абыйлар гаиләсе, Татарстанның атказанган  сәүдә хезмәткәре Равилә Шәйдуллина,  Алан авылы җирле хакимияте башлыгы  Әхмәт Хаҗиев Лауреат һәм Дипломантларга  дипломнар һәм  бүләкләр тапшырды.

Фестиваль  чын мәгънәсендә “Татар җыры”  бәйрәм тамашасына  әверелде.


Фотоларны карарга



Соңгы яңарту: 2014 елның 29 сентябре, 14:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International