21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне.

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.  Әлеге уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә, 18 -21 февральгә кадәр “Туган телем-серле тел” исеме белән төрле чаралар уздырылды. “Чишмә җыры, былбыл моңы синдә татар теле"- шигырь укучылар конкурсы, 2 командага бүленеп викторина һәм китап күргәзмәсе эшләде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 24 феврале, 15:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International