Олкэннэр коне.

1 октябрь –Өлкәннәр көне . Шул уңайдан без башлангыч сыйныф укучылары бик тырышып әбиләребезне , дәү әниләребезне, бабаларыбызны  бәйрәмнәре белән котларга әзерләнәбез. Матур җырлар , биюләр, бик күп шигырьләр өйрәндек. Тырышлыклары, хезмәтләре,

улларына-кызларына, оныкларына күрсәткән игелекләре өчен безнең әбиләр әйтеп бетереп булмаслык  хөрмәт – ихтирамга лаек. Шушы сыйныфтан тыш чара аша укучыларга әбиләрен , дәү әниләрен яратырга, уйламыйча әйткән сүзләре белән күңелләрен яраламаска, аларга карата игътибарлы булырга, аларның теләкләрен, гозер-үтенечләрен колак яннарыннан уздырып җибәрмәскә кирәклеге өйрәтелә. Үз әбиләребезне генә түгел, әйләнә- тирәдәге әби – бабайләрга да игътибарлы булыйк, аларны да хөрмәтлик, ярдәм итик.

Соңгы яңарту: 2016 елның 30 сентябре, 09:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International