Методик көн.

20 май көнне Иске Җөри балалар бакчасында  уртанчылар,  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары   белән район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан  мониторинг уздырылды. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты - Саетова А.Н. , психолог -  Хазипова С.Н., логопед- Шәймәрданова М.Н., рус теле белгече - Ярмиева З.М. килгән иде. Алар балаларның белем һәм үсеш дәрәҗәләрен тикшерделәр, рус теленнән диагностика уздырдылар.  Ахырдан күрсәткечләр буенча анализ ясадылар, тәрбиячеләргә үзләренең  киңәшләрен бирделәр.

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 мае, 08:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International