Мастер-класс «Безгә матур якты буяулар белән Пасха килде»

Чараның төп максаты-укучыларны рухияткә тарту, православие әдәбиятын алга этәрү, шулай ук мәдәни - тарихи традицияләрне, җирле халык сәнгать иҗаты традицияләрен яңарту һәм саклау.

26 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә " Почемучки» клубы балалары өчен «Безгә якты буяулар белән Пасха килде»дигән мастер-класс үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихы, халык ышанулары, пасхаль традицияләре белән таныштылар. Зур кызыксыну белән кызлар һәм малайлар Библия тарихы турында видеоролигын карадылар. Малайлар һәм кызлар Пасха бәйрәменә бик матур кул эшләре ясадылар.

            Балалар пасхаль викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, «крашенкалар белән сугыш», «крашенкалар шууы», «Пасхальные городки», «Раскрути яйцо» уеннары уйнадылар. 

Китапханәдә күргәзмәләр оештырылды. Аларда китаплар гына түгел, пасха открыткалары, кул эшләнмәләре, Китап укучылар куллары белән ясалган сувенирлар да тәкъдим ителде

Якты һәм шатлыклы кәеф озакка саклансын, балалар күңелләре мәхәббәт һәм игелеклелек белән тулсын!

    

Соңгы яңарту: 2019 елның 29 апреле, 13:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International