Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе.

Корбан   бәйрәме  — ислам дөньясында иң олы,  мөбарәк бәйрәмнәрнең  берсе. Ул тынычлыкка, бердәмлеккә, дуслыкка, туганлыкка, шәфкатькә, юмартлыкка өнди торган бәйрәм булып санала.   Шул уңайдан, 10 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә  "Изге йола, күркәм бәйрәм" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәгә килүчеләргә бәйрәм тарихы, бу бәйрәмдә әзерләнүче милли ризыклар, төрле илләрнең традицияләре, диннәре турындагы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Мондый күргәзмәләр изге юлга, тынычлыкка өнди, барыбызны да үзара дуслык белән бәйли.

Соңгы яңарту: 2016 елның 14 сентябре, 10:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International