" Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү.

     5 декабрь көнне  Олы Мәтәскә   мәдәният йортында   Теләче муниципаль район башлыгы  И.Ф.Зарипов  җитәкчелегендә, Олы Мәтәскә  авыл җирлегендә  эшләүче  шәхси эшмәкәрләр, фермерлар һәм  башка тармакта  эшләүчеләр  белән чәй табыны  артында  җанлы әңгәмә  үткәрелде.   Бу очрашуда   алар үзләренең  борчыган    мәсьәләләрне күтәрделәр  һәм  тәгъдимнәрен  җиткерделәр.   Алар район башлыгына   һәм авыл җирлеге башлыгына  Олы Мәтәскә   авыл җирлегендә  кооператив  төзергә   кирәклеген әйттеләр. Бу фикер   бертавыштан  һәм  шулай  ук  эшмәкәрләр Советы  җитәкчесе  Б.Г. Борханов тәгъдиме белән  кабул ителде.  Олы Мәтәскә авыл җирлегендә  “Мәтәскә”  дигән кооператив  төзергә  кирәк  дигән карар  кабул ителде.  Очрашу һәркем өчен  файдалы булды.

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 8 декабре, 10:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International