«Кошлар-безнең якын дуслар”

   Алан авылы китапханәсендә «Кошлар-безнең якын  дуслар” исемле экологик сәгать үткәрелде.Кошлар-безнең балачак дусларыбыз. Алар һәр елны безгә яз алып киләләр,алардан башка табигатьнең матурлыгы да тулы булмас иде!Уен барышында кошлар турында шигырьләр ,хикәяләр укылды,рәсемнәр ясалды,Кызыл китапка кертелгән кошларның исемнәре аталды, табышмаклар конкурсы үткәрелде.Экологик чарага балалар бик теләп катнаштылар.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 25 апреле, 08:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International