Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Әлеге чарада Айдар мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе дә теләп катнашты. 3 ноябрь көнне  “Муса Җәлил татарча” номинациясендә бәйге оештырдык. Бәйгедә 15 укучы катнашты. Алар Муса Җәлилнең төрле шигырьләрен сөйләделәр. Бәйгедә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылды .

Соңгы яңарту: 2018 елның 9 ноябре, 10:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International