"Мәхәббәткә саксыз кагылмагыз, ул бит сезгә ходай бүләге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе.

Кешенең иң бөек хисе- мәхәббәт турында,-диләр.  Мәхәббәт темасы мәңге картаймас ,буыннардан-буыннарга мирас булып күчеп килә торган тема. 14 февраль көнне, Айдар авылы китапханәсендә,  әдәбиятта мәңгелек тема булган-мәхәббәт темасын яктырткан әсәрләрдән   "Мәхәббәткә саксыз кагылмагыз, ул бит сезгә ходай бүләге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Яшьләр белән бергәләп мәкальләр, шигырьләрдән, әсәрләрдән өзекләрне искә төшердек. Ахырдан алар китап күргәзмәсе белән танышып, яраткан китапларын өйгә яздырып алдылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 18 феврале, 13:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International