8 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина “Шатлык” балалар бакчасында кунакта булды. Балалар төрле кызыклы китаплар белән таныштылар. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Әкиятләр илендә – күңелле стартлар” дип исемләнгән спорт ярышларында катнаштылар. Балалар бу ярышларда әкият геройлары ролендә булып, төрле әкиятләргә сәяхәт иттеләр.
Соңгы яңарту: 2016 елның 8 ноябре, 14:25