Нинди матур сүз «Дуслык”.

    Нинди матур сүз «Дуслык”. Бу сүзне әйтүгә, бергә уйнаган, бергә китап укыган, үзеңнең серләреңне сөйләгән дустың күз алдына килә. 

    Алан авылы китапханәсендә дуслык темасына багышланган “Дуслык белән көчле без!” дип аталган кичә үткәрелде. Кичә уен рәвешендә үтте. Балаларга бигрәк тә “Тылсымлы урындык” уены нык ошады, хәтта икешәр тапкыр уйнарга теләүчеләр дә табылды. 

     Уен тәмамланса да, балалар таралышырга ашыкмадылар.Алар күтәренке кәеф белән уенның төп  мәгънәсен аңлап, үзләре мөстәкыйлҗ рәвештә кичәнең ахырын уйлап таптылар. Һәр катнашучы үзенең яраткан, дуслык турында әсәрен эзләп табып бер- берсенә укыдылар.Кичәнең кунаклары, дусларына йөрәк җылысын бүләк итеп, тормышларын тагын да ямьләндерделәр, дип ышанып каласы килә.

Соңгы яңарту: 2016 елның 15 ноябре, 16:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International