Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина 1 - 21 нче октябрь көннәрне ВКонтакте социаль челтәре кысаларында барган IX Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында катнашып финалга үтте һәм дипломга ия булды. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үздисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.
Соңгы яңарту: 2019 елның 16 ноябре, 07:57