"Ипекәй- табын күрке"

16 октябрь көнне Айдар авыл мәдәният йорты  мөдире китапханә белән берлектә Бөтендөнья икмәк көненә багышланган "Ипекәй- табын күрке" исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар икмәк барлыкка килү тарихы белән таныштылар, табынга килгәнче нинди озын юл үткәнен белделәр, икмәк турында шигырьләр тыңладылар, аларга таныш булган мәкальләр әйттеләр, табышмакларга җавап бирделәр.

Соңгы яңарту: 2019 елның 17 октябре, 09:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International