1-9 нчы сыйныфлар белән түбәдән кар төшү һәм боз сөңгеләре төшү куркынычсызлыгы буенча инструктаж.

Уку-тәрбия вакытында балалар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан  Үзәк авыл җирлегенең  Шармаш мәктәбенең 1-9 нчы сыйныф укучылары  белән түбәдән кар төшү һәм боз сөңгеләре төшү куркынычсызлыгы буенча чираттан тыш инструктаж үткәрелде.  Хезмәтне саклау буенча җаваплы Аркадьева Л.Л., кисәк җылыту сәбәпле, түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы артуына игътибарлы булырга чакырды. Юлны кыскартып, биналарга якын килмәскә, сак булырга өндәде. Игътибарлы булыгыз!!!



 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International