“Юл хәрәкәте иминлеге"

2024 елның 19 апреле, җомга

“Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт автоинспекторы полиция лейтенанты Кыямов Ленар Тәлгать улы һәм Саба районының "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактикасы бүлеге башлыгы Гүзәл Ягафарова  Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә  укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәнең максаты - балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Полиция инспекторы укучыларны балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды һәм юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен билгеләде. Очрашу барышында ЮХИДИ инспекторы укучыларга юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында һәм җәмәгать транспортында үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде, автотранспорт өчен балалар тоткарлау җайланмалары һәм аларны куллану кирәклеге турында сөйләде. Инспектор искә төшергәнчә, юлның йөрү өлешен узганда музыка һәм кәрәзле телефон белән колакчыннар куллану рөхсәт ителми. Шулай ук мотоцикллар һәм мопедлар белән юл-транспорт һәлакәтләре еш булуын билгеләп үтте. Укучыларга юлларда сак булырга кирәклеген аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International