“Аулак өй баттл”

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

21 гыйнвар көнне район мәдәният йортында “Аулак өй баттл” конкурсы булып үтте. Биредә Саба, Әтнә, Теләче шагыйрь-язучыларыннан торган командалар үз-ара көч сынашты. Нинди уен соң ул “Аулак өй баттл”? Аның асылы борынгы, милли гореф-гадәтләребезне торгызу, халыкка җиткерү.  Татарстан язучылар берлеге, мәдәният һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чара үз эченә бик күп мавыктыргыч уеннарны колачлаган иде. Такмак язу аны җырлап бирү, “Миллионер уены” ягъни фото яки әсәрнең өзегеннән авторын тану, “йөзек салыш” уеннары мавыктыргыч һәм зур кызыксыну белән барды. Язучы, фән эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри чыгышларга бәя биреп, баллар куеп барды. Әлеге ярыш-уенда безнең Теләче урта мәктәбенең укучылар командасы да катнашып, танылган язучылар белән көч сынашты. Укучылар үзләре язган шигырьләре, биюләре, җырлары белән чыгыш ясады. Уен барышында борынгы татар халык җырлары бар зал белән башкарылды. Бәйге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарып төгәлләнде. Ә кем җиңүче дигәндә, биредә җиңелүчеләр булмады. Чөнки барлык командалар да ныклы әзерлек белән килгән иде. Үзләрен югары баллар белән генә бәяләтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International