17 июль кцнне Шармыш авылы китапханәчесе «Юл хәрәкәте белгечләре» дигән викторина уены үткәрде.

2021 елның 30 июле, җомга

Китапханәче балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды, светофорның, зебраның һәм юлда үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.  Юлларда, аварияләрдә еш кына балалар зыян күрә, чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмиләр һәм үтәмиләр. Балаларга П.А. Астаховның «Мин һәм юл», Е.А Козловскийның «Азбука пешехода», А.А. усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» китаплары тәкъдим ителде.  Уен-викторина барышында катнашучылар “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү”, “Юл билгесен җый”, “Күңелле светофор” дигән кызыклы биремнәр башкардылар. «Рөхсәт ителми» дигән викторина уенына йомгак ясалды. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә генә түгел, үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International