Юбилярны котладылар

2021 елның 2 марты, сишәмбе

       2021 елның 2 март көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Исмәгыйлова Рәисә Хәбибулла кызына  95 яшь тулды. Шул уңайдан Рәисә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин,  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Рәисә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International