Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов һәм муниципаль район җитәкчеләре, министр урынбасарлары Теләче 2нче балалар бакчасында булды.

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

 2021 елның 25 февралендә Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов һәм муниципаль район җитәкчеләре, министр урынбасарлары Теләче 2нче балалар бакчасында булды. Кунакларны татар, рус һәм инглиз телләрендә милли киемнәр кигән балалар сәламләде. Мөдир Хәсәншина Ф.Ф. килгән кунакларга балалар бакчасы педагоглары балаларга туган (татар) телен өйрәтү өчен тудырган шартлар турында сөйләделәр. Балалар татар телендә музыкаль-театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, «Кояшка» мультстудиясендә мультфильмнар булдыру турында сөйләделәр һәм эбру техникасында рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр. М.Г.Әхмәтов шулай ук Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары тырышлыгы белән, балаларга татар телендә беләм һәм тәрбия бирү өчен, төзелгән авторлык дидактик әсбаплар күргәзмәсе белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International