Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Әхмәтов Марат Готович килде

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

    25 нче февральдә Теләче муниципаль районында үткән эшлекле визит кысаларында Теләче урта гомумбелем мәктәбенә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Әхмәтов Марат Готович  килде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Әхмәтов Марат Готович  белән  Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , район җитәкчесе урынбасары  Фәтхуллин Айрат Гыйлфанович,  башкарма комитеты җитәкчесе  Хәмидуллин Ильнур Хаҗинурович, Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна ,  Теләче авыл советы җитәкчесе Мараков Ильдар Рамилевич   һәм  якын районнарның җитәкчеләре, мәктәптә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында , милли укыту һәм тәрбия буенча эшчәнлек  белән таныштылар, дәресләр һәм мастер класслар карадылар.  Мәктәп директоры  Айнур Фирдәвесович  Хафизов кунакларны мәктәптә укыту –тәрбия эшендә булган унышлар һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International